Әдәби уен -ярыш "Шарль Перро әкиятләр иленә сәяхәт"
5 нче январь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен әдәби уен-ярыш үткәрелде.
Китапханәче балалар белән Шарль Перроның әкият дөньясына сәяхәт оештырды.
Язучының мавыктыргыч дөньясында яхшы феялар, явыз сихерчеләр, гүзәл принцессалар, гади, матур күңелле кызлар да бар.
Чара барышында балалар һәрбер герой турында сөйләде, үзләренә ошаган һәм ошамаган якларын әйттеләр.
Чара төрле уеннар, ярышлар белән дәвам итте.( "Кот в сапогах", Спящая красавица", "Золушка" кебек уеннарны яратып уйнадылар)