Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Әдәби викторина "Әкиятләрнең каникулы юк"

Тылсымлы һәм маҗаралы әкиятләрне барлык балалар да ярата. Яңа елда  кышкы каникул көннәрендә китапханәдәге әкият китапларын балалар яратып укый. Әкиятләр өчен каникуллар юк, алар һәрвакыт балалар өчен шат, киштәләрдә үз укучыларын көтеп торалар.
 
3 нче январь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен әдәби викторина үткәрелде. Балалар кыш бабайның капчыгындагы серле сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр, үзләре дә әкият геройлары булып уйнадылар.