Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Китапханәдә 8–нче март бәйрәме

6-нчы  март көнне ,Татар Томбарлы авыл китапханәсе үзенең яраткан китап укучыларын 8-нче март бәйрәме белән котлап, "Ягез әле, хатын-кызлар" бәйгесе үткәрде.

"Ромашка" һәм "Кояш" исеме астында 2 команда үзара ярыштылар, үзләренең зирәклекләрен төрле яктан сынадылар."Таныш булыйк, мин..", "Тәлникәдә нәрсә", "Музыйкаль каймак", "Әдәби викторина" кебек уеннарда катнашып, 2 балл аерма белән, " Ромашка" командасы җиңүче булды. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бергәләп чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.