«Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле»
4 ноябрь - Бердәмлек көненә багышлапТатар Томбарлы авыл китапханәсендә «Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» исемле танып-белү сәгате үткәрелде.
Чара барышында китапханәче балаларга Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм илебез тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләде.