"Көзбикәдә кунакта"
6 октябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Көзбикәдә кунакта" дип исемләнгән чара үткәрелде. "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне китапханәче Көзбикә образында каршы алды.
Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисе тәрбияләү максатыннан чыгып әзерләнгән чарада балалар көз турында табышмак, мәкаль, шигырьләрне искә төшерделәр, төрле кызыклы уеннар уйнадылар, Көзбикә белән төрле ярышларда катнаштылар.
Китапханәдә көз фасылына багышланган тематик күргәзмә дә ясалды.Күргәзмәдә балаларның әти-әниләре белән бергә ясалган кул эшләре дә куелды.