Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Хайваннар дөньясына сәяхәт"

2 октябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен " Хайваннар дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү уен сәгате уздырды.

 

Чара кече яшьтән балаларның дөньяга карашын киңәйтү, табигать дөньясы белән кызыксынуны, үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл мөнәсәбәтне, игътибарны, логик фикерләүне үстерү максатыннан чыгып әзерләнде.

 
Чара барышында балалар йорт һәм кыргый хайваннар белән таныштылар. Табышмакларга җавап бирделәр, бу темага пазл ярдәмендә картиналар җыйдылар, төрле уеннар уйнадылар.