Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Бәйрәм "Әбиләр чуагы"

26 сентябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә өлкән яшьтәгеләр өчен "Әбиләр чуагы" дип исемәнгән бәйрәм үткәрде.
Чара чәй өстәле артында җыр-моңга, уен-көлкегә ияреп барды.
Авыл җирлеге башлыгы Миназова Айгөл Мөхәммәт кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап матур теләкләр теләде. Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира кунакларга әдәби викторина үткәрде, кызыклы уеннар уйнатты.
Чара барышында әби-бабайлар үзләре дә моңлы җырлар, такмаклар башкардылар, эчтәлекле шигырьләр укыдылар.
Китапханәдә "Әбиләр чуагы-көзнең кунагы" дип исемләнгән тематик күргәзмә эшләде.
Китап укучылар бу күргәмәдә яңа китаплар белән таныша алдылар, файдалы киңәшләр тупланган папкаларны карадылар.
Мәдният йорты фоесынңа көз темсына матур фотозона ясалган иде.Кунаклар барысы да бик теләп фотога төштеләр.