исторический час "Мы помним день Бородина"
25 сентябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 5 сыйныф укучылары өчен тарих сәгате үткәрелде.Чара барышында китапханәче укучыларга бөек полководец Кутузов турында, аның командалагы астында рус армиясе француз армиясен җиңүе турында сөйләде. Балалар Россия сугышчыларының батырлык күрсәтеп ничек сугышканнарын белделәр.Бородино сугышының рәсемнәре белән "Долг. Отвага. Честь" китабы битләрендә таныштылар..
Чара Михаил Лермонтовның "Бородино" шигыреннән өзекләр уку белән дәвам итте. Ахырда укучылар алган белемнәрен викторина ярдәмендә тикшерделәр.