Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Туган телем-иркә гөлем"

Туган тел ул-ана теле,
Яшәеш башлангычы.
Аны саклау һәм яклау
Һәрбер кеше бурычы.
 
21 нче февраль-бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләнеп үтә.Бу уңайдан,Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән "Туган телем-иркә гөлем" исемле әдәби кичә уздырды.Чарада катнашкан укучылар ана телебезгә булган хөрмәтне җыр-биюләр,шигырьләр,такмаклар аша бедерделәр. "Әкият дөньясында" клубына йөрүче укучылар "Үги кыз" исемле татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира "Татар халык бизәкләре" исемле күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады.Укучыларны татар халык иҗаты белән таныштырды, аларның төрләре турында сөйләде. Укучылар "Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы", "Тапкырларга- табышмак" кебек уеннарда актив катнаштылар.