Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Алмасы да алмасы, бик күп аның файдасы" уңыш бәйрәме

19 сентябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Алмасы да алмасы, бик күп аның файдасы" исеме астында көзге уңышка багышланган тематик чара үткәрелде.
 «Авылдашлар» клубы әгъзаларының һәрберсе диярлек алмагач үстерә. Шуңа күрә дә очрашу барышында әлеге җимеш турында бик күп мәгълүмат алырга мөмкин булды. Тәҗрибәле бакчачылар мул уңыш алу серләре, алмагачны тәрбияләү үзенчәлекләре белән бүлеште. Моннан тыш, хуҗабикәләр үз осталыкларын күрсәтеп: алмадан күп төрле ризыклар әзерләп алып килгәннәр. 
Китапханәче үткәргән викторина да алма темасына булды. Уен барышында катнашучылар әлеге җимешне төп җитештерүче Кытай икәнен белде. Русия бу исемлектә 8нче урында. Алма нигә суда батмый? Ни өчен алманың төшен күп ашарга ярамый?  Викторина барышында менә шундый төрдәге кызыклы сораулар яңгырады.
Чара чәй өстәле артында алма турында җырлар белән дәвам итте. Күргәзмә янында фотога төшү оештырылды. Чара бик эчтәлекле, матур узды.