"Кем кайда кем булып эшли" Танып-белү сәгате
17 сентябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Кем кайда кем булып эшли" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балалар белән һөнәрләр темасына әңгәмә үткәрде.
Кечкенә кунаклар бик теләп үзләренең әти-әниләре нинди һөнәргә ия булулары, кайда эшләүләре турында сөйләделәр.Үзләренең үскәч кем булырга хыялланулары турында да әйттеләр.Чара барышында балалар төрле эшләр башкарып карадылар. Табиб, пешекче, рәссам, музыкант, спортсмен, төзүче кебек һөнәр ияләре булып уйнадылар. Бергәләп төзелеш материалларыннан матур итеп йорт төзеделәр.
Чара балаларны күбрәк һөнәрләр белән таныштыру, һәрбер хезмәткә хөрмәт белән карау, башлаган эшне азагына кадәр җиткерү теләге уяту максатыннан чыгып үткәрелде.