Акция "Мин яратам сине,Татарстан!"
30 август Татарстан Республикасы көне!!!
Бу көнне Татар Томбарлы авыл китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы белән бергә мәчеттә оештырылган өмәдә катнаштылар.
Китапханәче өмәдә катнашучылар белән бәйрәм көне уңаеннан " Мин яратам сине,Татарстан" исеме астында акция үткәрде.
Акция барышында китапханәче авылдашларны бәйрәм белән котлады, кыскача бәйрәмнең тарихын искә алды, истәлеккә Татарстан флагы белән фотога төшерде.