"Россия Триколоры» мәгълүмат сәгате
22 август Россиянең Дәүләт флагы көне.
Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Россия Триколоры» исемле мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чара ватан,туган ил, җуган җир турында әңгәмә белән башланып китте.Балалар үзләренең кайсы илдә, нинди районда, нинди авылда яшәүләре турында сөйләделәр.
Китапханәче балаларга Россия безнең ватаныбыз, Татарстан безгең республика, Баулы безнең туган җиребез дип аңлатты. Бүгенге көннең әһәмияте турында сөйләде.Россия флагын күрсәтеп,аның 3 төсен аңлатты.
Балалар кызыксынып Россия турындагы төсле китапларны карадылар, матрёшка, курчаклар белән уйнадылар.