Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Бәйрәм "Убырлының туган көне!"

30 нчы июнь - тылсымлы  рус әкиятләренең иң танылган героиняларыннан берсе — Убырлы карчык үзенең туган көнен билгеләп үтә.

 Бу вакыйгага Татар Томбарлы авыл китапханәчесе  балалар өчен «Убырлы карчыкның туган көне»дигән күңел ачу программасы әзерләп үткәрде.
 Чара барышында яшь кунаклар Убырлы карчыкның кайда яшәве, нинди гадәти булмаган транспортта йөрүе, шулай ук аның тугры дуслары һәм ярдәмчеләре турында белделәр. 
Балалар кызыксынып тематик табышмакларны чиштеләр, күңелле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар.
 Шулай ук гаҗәпләнеп үзләре өчен Убырлы карчыкның күпкырлы, игелекле гамәлләр кылырга һәм башка әкият геройларына ярдәм итәргә сәләтле персонаж булуын ачыкладылар.
Чара ахырында балалар төсле акбурлар белән асфальтка Убырлының өен ясадылар. Әкият герое бик сөенеп, һәрбер балага рәхмәт әйтеп үзенең бүләкләрен таратты.