"Летняя скамейка новинок" -"Җәйге эскәмиядә яңа китаплар"
28 июнь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе җәйге ишегалды кысаларында китап укучы балалар өчен саф һавада китап күргәзмәсе оештырды.
"Летняя скамейка новинок" күргәзмәсендә балалар өчен китаплар, подписка буенча китапханәгә килә торган журналлар урын алды.
Китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады, җәйге ял вакытында балаларга укырга кызыклы китаплар тәкъдим итте.
Чара ахырында кечкенә кунаклар В.Остерның "Вредные советы" китабы белән таныштылар, аның тискәре киңәшләрен тыңлап, үз фикерләрен әйттеләр.