"Сак булыгыз: кызыл төс!"
18 июнь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе балаларны юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды, аларны ни өчен белергә һәм үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Бигрәк тә җәйге каникул вакытында юлда игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты.
Чарада катнашучы балалар “Күңелле светофор”, “Ярый, ярамый” кебек уеннарны яратып уйнадылар.
Шулай ук чара барышында балалар бергәләп табышмаклар чиштеләр, юлда килеп чыккан ситуацияләр турында фикер алыштылар.