"Әбиләр сабан туе"
14 нче июнь көнне Татар Томбарлы авылында үзенчәлекле бәйрәм- Әбиләр сабан туе гөрләп үтте.
Чара җыр-бию, уен-көлке, төрле кызыклы ярышлар белән үрелеп барды..Читтән кайткан авылдашлар, килгән кунаклар, әби-бабайлар матур итеп ял иттеләр, уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп яшел чирәмдә биеделәр.
Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира килгән кунакларны табигать почмагында татар мохиты чагылдырган музей өендә каршы алды, самовардан тәмле чәйләр белән сыйлады. Кунаклар бу фонда фотога төштеләр ,кызыксынып музей экспонатларын карадылар.
Бәйрәм бик матур, күңелле үтте.