"Балачакның якты төсләре"
30 нчы май көнне Татар Томбарлы авыл мәктәбенең җәйге ишегалды лагерына йөрүче балалар өчен " Карамалы" чишмә буенда сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәм 1 июнь -балаларны яклау көненә багышланып оештырылды. Чишмә буена җыелгач, вожатыйлар балаларны бәйрәм белән котладылар һәм чараның нинди тәртитә үтәчәген аңатып киттеләр.
Бәйрәм сабантуй гореф-гадәтләренә нигезләнеп, төрли милли уеннар, ярышлар белән үрелеп барды.(капчыкта сикерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату һ.б.)
Китапханәче Әхмәтҗанова Элвира балалар белән "Табигать байлыклары" темасына викторина үткәрде.
Балалар саф һавада туйганчы уйнап, учакта пешкән төшке ашны ашап рәхәтләнеп ял иттеләр.
Уеннарда катнашучыларга, җиңүчеләргә призлар бирелде.