Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Китапханә. Китапханәче. Китап укучылар"

 
 
27 май - Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан, Татар Томбарлысы китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова җирле мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларны китапханә эшчәнлеге, китапханәче һөнәре белән таныштырды, аның вазифалары турында җентекләп сөйләде.
 
Укучылар күргәзмә белән дә таныштылар. Анда элек авыл китапханәсендә эшләгән Наҗия Ильясова турында альбомнар, аның дипломнары һәм китаплар урын алды. 
 
Чара  урамда, мәдәният йорты территориясендә дәвам итте– укучылар әдәби ишегалдында викторинада катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп саф һавада ял иттеләр.