Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Вакытлы матбугат- заман көзгесе"

19 май Матбуган көне уңаеннан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларын тормышта файдалану, яңалыклар белән таныштыру.
Китапханәгә килгән китап укучылар белән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде, газета-журнал битләренә күзәтү ясалды.
Китапханә ел дәвамында подписка буенча 17 төрле газета-журнал алдыра. Вакытлы матбугат белән китап укучылар һәрвакыт кызыксыналар, өйләренә алып та укыйлар.
Шулай ук китапханә фондында тарихи газеталар да саклана. Авыл тормышы, аның кешеләре турында бик күп кызыклы мәгълүматләр табарга була.