“Минем гаиләм”
Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Минем гаиләм” исеме астында түгәрәк өстәл артында тематик сәгать үткәрелде.
Бу чарада “Миләүшә” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты.
Китапханәче кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге, бер -береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барды.Балаларга гаилә турында табышмаклар, мәкальләр әйтте. Балалар үзләренең гаиләләре турында да бик теләп сөйләделәр.
Чара музей бүлмәсендә дәвам итте. Балалар әби-бабайлар дөньясына сәяхәт ясадылар. Алар заманында кулланылган көнкүреш әйберләре белән таныштылар, китапханәчедән гореф-гадәтләр турында ишетеп белделәр.