Бәйрәм "Җиңү көнен мәңге онытмам"
7 май көнне Татар Томбарлы авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү көнен мәңге онытмам" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Бәйрәм чарасында китапханәдә эшләп килүче "Нур" китап театрына йөрүче балалар ( җитәкчке Әхмәтҗанова Э.Х) М.Җәлилнең "Ана бәйрәме" поэмасын сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Шулай ук бу көнне бәйрәмгә килгән олы яшьтәге кешеләр китапханәгә кереп "Сугыш кайтавазы мәңгелек" исеме астында ясалган тематик күргәзмә белән таныштылар, Бөек Жиңүнең 80 еллыгына ясалган альбомнарны карадылар, хатирәләр белән уртаклаштылар.