Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

“Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” акция

“Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” акциясе кысаларында,6 май көнне,  Татар Томбарлы авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән кычкырып уку үткәрелде.
Чара башында китапханәче укучыларны “Юность длиною в войну” китабы белән таныштырды.Бу китапта  рус һәм белорус язучыларының сугыш темасына язган эчтәлекле әсәрләре урын алган.
Укучылар Сергей Алексеевның «Махсус бирем» хикәясе белән якыннан таныштылар. Севастопольне каһарманнарча саклауга багышланган әсәр кычкырып укылды һәм җанлы фикер алышу уятты. Балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында тирән белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, фронтовик язучының юллары аша да шул чор атмосферасын тоя алдылар.