Кояш нуры тамган шигырьләр
Ф.Яруллинн балалар күңеленә ачкыч тапкан әдипләрнең берсе.Аның иҗатында балалар һәм өлкәннәр өчен язган шигырьләр гел аралашып бара.Балалар өчен язган шигырьләре җиңел укыла, аның нәни геройлары уйлый, сагына,матурлыкка соклана һәм шаярта да белә.7 -нче февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Ф.Яруллинның иҗатын хөрмәтләп, 4-5 нче сыйныф укучылары язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, яттан сөйләделәр, шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Чара барышында Ф.Яруллинның "Бияләй", Ялкау песи", Эт алыр идем мин дә", Кызчык һәм кошчык, Атым-канатым" ,Анам теле" кебек һәм башка шигырьләре укылды.