"Көчле рухлы кеше"
Якташ язучыбы Фәнис Яруллинның тууына - 80 елга багышлап,Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә "Көчле рухлы кеше" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.Китапханәче кунакларны язучының биографиясе, күпкырлы иҗаты белән таныштырды,күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады.Айгөл Навврузбаева язучының биографиясе, иҗаты буенча викторина үткәрде. Кичә Ф.Яруллинның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.