"Фәнис абый күңелләрдә"
Якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның тууына- 80 ел уңаеннан,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә бер-бер артлы эчтәлекле чаралар үтә.Китапханә мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән бергә төрле чаралар үткәрәләр: язучының биографиясе белән якыннан танышалар, шигырьләрен кычкырып укыйлар. Башлангыч сыйныф укучылары Ф.Яруллинның әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар.Ф.Яруллинның китапларын сорап,китапханәгә олысы да кечесе мөрәҗәгать итәләр.Китапханәдә юбилярга багышланган күргәзмә ясалды.Күргәзмәгә язучының китаплары, газета-журнал битләреннән Ф.Яруллин турындагы кызыклы язмалар куелды.
3- нче февраль көнне китапханәдә 7 нче сыйныф укучылары белән "Фәнис абый безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Дәрес укучыларны Фәнис Яруллинның тормыш юлы, күпкырлы таланты белән таныштыру, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, укучыларда кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып әзерләнде.Укучылар чарада актив катнаштылар,күп кенә шигырьләрен яттан сөйләделәр,әсәрләрдән өзекләр укыдылар.Чара барышында Ф.Яруллин шигыренә язылган "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җырын тыңладылар.