Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Л.Н.Толстой-балаларга"

2018 нче ел -Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел буларак билгеләнеп үтә.Бу уңайдан, 26 нчы январь, көнне Татар Томбарлы балалар бакчасының зурлар төркемендә “Л.Н.Толстой -балаларга” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Балаларны язучы белән якыннан таныштыру, аның әкиятләрен балаларга җиткерү  максатыннан,чараны китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира оештырды. Балалар китапханәче сөйләгәнне бик кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. ”Өч аю” әкиятен укып чыкканнан соң, сорауларга җавап бирделәр, раскраскалар буядылар. Китапханәче балаларны Л.Н.Толстойның балалар өчен язган  башка китаплары белән дә таныштырды, балаларга  әти-әниләре белән китапханәгә килеп,бу китапларны алып укырга тәкъдип иттте.Чара эчтәлекле, күңелле узды.