Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Шүрәле бездә кунакта"

Татар Томбарлы авыл китапханәсе балалар бакчасы белән бергә Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балалар янына Шүрәле ролендә килде.
 
Яраткан әкият героен балалар бик шатланып каршы алдылар. Кара урманда берүзе яшәп туйган, күңелсез Шүрәле балалар белән бергә бәйрәм итәсе килгәнен белдертте, балаларга үзенең кызганыч тормыш юлын сөйләде. 
Балалар Шүрәлене бик кызгандылар һәм бүгенге бәйрәмдә катнаштырырга булдылар. .
Чара барышында балалар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шүрәлегә бәйрәм бик ошады, ул үзе дә балалар белән биеде, җырлады, уеннар уйнады. Балалар да Шүрәлене яратып өлгерделәр, бәйрәмнән соң да җибәрәселәре килмәде. Чара бик күңелле, матур үтте.