"Сугыш кайтавазы мәңгелек" (Библиосумерки-2025)"
25 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Библиосумерки-2025" акциясенә кушылды.
Акциянең темасы Ватанны саклаучылар елы һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланды
Чарада "Нур" китап театрына йөрүче башлангыч сыйныф укучылыры М.Жәлинең "Ана" шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр,
Мәктәп укучылары Шайдуллина Әдибә Мөдарисовна җитәкчелегендә В. Закруткинның " Матерь-человеческая" повестен сәхнәгә куйдылар.
Башлангыч сыйныф укытучысы Самигуллина Наилә Зөфәровна " Җиңү чәчәге" ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чарада катнашучылар өчен китапханәче Эльвира Хәкимовна һәм рус теле укытучысы Эльвира Ринатовна викторина үткәрелделәр.
Герой-шәһәрләр темасына кроссворд чишү, кечкенәләр өчен раскраска буяу,
тематик күргәзмә янында фотога төшү оештырылды.
Чарада мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар, күп балалы гаиләләр катнашты.