Акция "Ветеранга кунакка"
22 апрель көнне Татар Томбарлы авылы ктапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Миназова Айгөл Мөхәммәт кызы белән бергә тыл хезмәтчәннәре Юзаев Гамир Хөббәт улына,
Шарапова Фәхриямал Миннегәрәй кызына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Шәйдуллина Илгизә Салих кызына Татарстан Республикасы Рәисе һәм Баулы муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.