"Өч күзле светофор" иминлек сәгате
17 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү максатыннан иминлек сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларны светофор белән таныштырды, аның нигә кирәк икәнен аңлатты, юл кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде.
Балалар алган белемнәрен төрле уеннар барышында ныгыттылар.
Чара ахырында бергәләп өч күзле шаян светофорны ясадылар.