"Китап нуры өйләрдә" күчмә китапханә
Китап укый алырлык барлык кешене дә китап укыту максатыннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе каршында күчмә китапханә эшләп килә. Китапханәгә килә алмаган китап укучыларны китап белән тәэмин итеп торуның мондый юлы- укучыларга рухи азык, өйләренә нур булып барып ирешә.
Китап укырга яратмаучылар күп нәрсәдән мәхрүм дип саный Нәсимә апа. «Ничек аны яратмаска мөмкин?» – ди, үзе үк сорау биреп. Халык китап укудан бизмәде, һәр заманның, һәр китапның үз укучысы бар - дигән фикердә 95 яшьлек китап укучы.