"Галәм серләре"
1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата.
Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды.
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
12 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә комонавтика көне уңаеннан викторина үткәрелде.
Космос темасы бик кызыклы, чөнки космос – ул матурлык, ул серлелек, яңа белемнәр һәм фантазия өчен киңлек. Бу чара да балалар өчен күңелле үтте һәм уңай эмоцияләргә бай булды.