Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Бакчачы киңәшләре"

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Чөнки һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңыш алып була.
 
Татар Томбарлы авыл  китапханәсендә бакчачыларга өчен ярдәмгә китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яңа бакчачылар, шулай ук тәҗрибәле яшелчәчеләр,  чәчәк үстерергә яратучылар өчен дә кызыклы булачак, аларда күп сорауларга җавап табарга мөмкин. 
 
10 нчы апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Бакчачы киңәшләре" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. ”Авылдашлар”клубына йөрүче ханымнар китап күргәзмәсе белән таныштылар, үзләренең бакча серләре белән уртаклаштылар,төрле үсентеләрне үстерү буенча фикер алыштылар.
 
 Китапханәче бакча сөючеләргә интернеттан алган кызыклы мәгълүматләр җиткерде.Үзе китапханәдә үстергән гөлләр, помидор үсентеләре турында сөйләде.