"Сәламәтлек иленә сәяхәт"
4 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшендәге балалар өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларга сәламәтлекне саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
Иртәнге зарядка, юыну гигиенасы, дөрес туклану барысы да сәламәтлек өчен мөһим икәнен аңлатты.
Мавыктыргыч, төсле рәсемле "Будь здоров" китабына күзәтү ясап, балаларга микроп, вирус, иммунитет кебек сүзләрнең мәгънәсен мисаллар китереп төшендерде.