Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Хәтер сәгате "Онытылмас исемнәр"

31 март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур чара узды. 


Якташыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган агрономы Кашапов Хәбип Кашафетдин улына багышланган «Онытылмас исемнәр " хәтер сәгатендә "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары, мәктәп укучылары катнашты.

Очрашуда геройның кызы Галимова Минзилә Хәбиб кызының булуы аерым атмосфера тудырды, ул әтисе турында күңелне нечкәртерлек хатирәләре белән уртаклашты.
 
Эльвира Хәкимовна шул еллардагы вакыйгалар белән бәйле кыйммәтле мәгълүматләрне укучыларга җиткерде. 
Аның чыгышы тарих битләрен җанландырды, яшь тыңлаучыларга буыннар бәйләнешен тоярга һәм сугыш фаҗигасенең масштабын аңларга мөмкинлек бирде.
 
Мондый чаралар  Ватанга мәхәббәт һәм үз илебезнең үткәненә хөрмәт хисе, сугыш ветераннарының батырлыкларына, авыл үсешенә керткән хезмәтләренә хөрмәт тәрбияли.