Матурлык дәресе "Әх, сез матур кызлар!"
27 март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә кызлар өчен матурлык дәресе үткәрелде.
Китапханәче " Матур буласың килсә..." дип исемләнгән тематик күргәзмәгә күзәтү ясады. Кызларга матурлык серләрен ачучы җурнал битләрендәге язмаларны укырга тәкъдим итте, үзенең киңәшләрен бирде.
Чара барышында кызлар төрле бәйгеләрдә катнаштылар ( иң озын толым, матур елмаю, үзенчәлекле прическа, җитез - Көлсылу һ.б)
Иң күңеллесе, кызларга ошаганы мода күрсәтү булды.
Алар берсеннән берсен уздырып, төрле образларга керделәр, матур итеп йөреп күрсәттеләр, үзләренең иң-иң чибәр икәннәрен якладылар.
Чара ахырында барлык катнашучы кызларга да бүләкләр тапшырылды.