"Китаплар кайда яши"
26 март көнне "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр Татар Томбарлы авыл китапханәсендә кунакта булдылар.
Китапханәче балаларга китаплар кайда яшәгәнен күрсәтте, китапханә белән таныштырды. Китаплар нигә кирәк, аларны яратырга, укырга, сакларга кирәк икәнен аңлатты. Балалар почмагындагы матур рәсемле китапларны күзәтү ясады.
"Син бу әкиятне беләсеңме" уенында балалар әкиятне рәсемдәге әкият герое буенча танырга тиеш булдылар. Балалар күп кенә яраткан геройларны танып, әкиятне исләренә төшерделәр.(колобок, репка, су анасы, шүрәле, три медведя, һәм башкалар)