"Җир безнең уртак йортыбыз"
25 март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 5-6 сынйыф укучылары өчен "Җир безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән мәгл ъүмат сәгате үткәрелде.
Китапханәче балалар белән табигатькә, җиргә булган игтьибарны арттыру турында әңгәмә корды. Чара барышында илебездә булган экологик проблемалар, аларны чишү юллары турында фикер алышынды.
"Җир синеке дә, минеке дә" дип исемләнгән экологик викторина балалрга җир шары буйлап сәяхәт итәргә ядәм итте. Мавыктыргыч сәяхәттә балалар теләп катнашты.