"Балалар китап атналыгы" Ачык ишекләр көне
Татар Томбарлы авыл китапханәсендә балалар китап атналыгы башланып китте.
Китапханәгә килгән балалар яңа китаплар белән танышлар, үзара аралашлар, төрле уеннар уйныйлар.
24 март көнне китапханәгә килгән балалар өчен "Яңа китаплар сезне көтә" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче "Юность длинною в войну" китабы белән балаларны якыннан таныштырды.Бу китапта балалар өчен сугыш темасына язылган хикәяләр тупланган. Кайбер балалар бу китапны кулланып район бәйгсендә катанашып, укыган әсәрләре буенча рәсемнәр ясап алып килделәр.
Чараның икенче өлешендә балалар кагәзьдән курчаклар, аларга киемнәр кисеп уйнадылар.
Язгы каникулның беренче көннәре күңелле һәм файдалы үтте.