" Безнең канатлы дусларыбыз"
20 март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик сәгать үткәрде.
Чара барышында балалар безнең якларда кышлаучы кошлар белән якыннанрак таныштылар, шулай ук яз башында беренчеләрдән булып килүче карга, сыерчык кебек кошлар турында мәгълүмат алдылар.
Китапханәче балаларны кошлар турындагы китаплар белән таныштырды, кошлар темасына табышмаклар әйтте. Балалар белән "Очты, очты, каргалар очты..." уены уйнатылды.
Чара ахырында балалар кошлар рәсемнәрен буядылар.