Татарстан республикасы тыл геройлары
Бөек Ватан сугышы елларында республикабыз территориясендә хезмәт куйган Татарстан улларына һәм кызларына рәхмәт билгесе итеп, “Татарстан республикасы тыл геройлары” дип исемләнгән китап нәшер ителде.
Бу томда Баулы районының 6396 хезмәтчәне турында мәгьлүмат тупланган
Шулар арасында авылдашыбыз, тыл ветераны, ТААСРнның атказанган укытучысы, авылыбызның иң өлкән хөрмәтле кешесе Шәрәпова Фәхриаҗамал Миңнегәрәй кызы да бар.
Шушы көннәрдә Татар Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Миназова Айгөл Мөхәммәт кызы Фәхриҗамал апага Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырды.
Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира “Татарстанның тыл геройлары “ китабын бүләк итте.
102 яшен тутыручы Фәхриямал апа бүгенгесе көндә туганы Сәрия тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Кунаклар белән дә җылы әңгәмә вакытында тыл ветераны үзенең авыр сугыш чорындагы хезмәте турында сөйләде.