"Армиядә бер көн"
Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 23-нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән “Армиядә бер көн” дигән уен-бәйге үткәрелде.
Егетләр армия хезмәтен чагылдырган биремнәрне үтәделәр, хәрби шифрларны чиштеләр, викторина соруларына җавап бирделәр.
Кызлар медсестра ролен башкарып, яралы солдатларга ярдәм күрсәттеләр.Бәйрәм чарасында катнашучы балалар үзләрен чын солдатлар итеп хис иттеләр.
49 ел элек чик сакчысы булып хезмәт иткән Чулпан Хәнипов балаларга армиядә хезмәт иткән еллары, ул вакыттагы совет армиясе тормышы турында сөйләде.
Чара ахырында китапханәче егетләрне бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырды.