Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Солдат-игенче"

24-нче февраль көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары  өчен  хәтер дәресе  үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашыбыз Кашапов Хәбиб Кашап улына багышланды.

Китапханәче укучыларга кечкенә буйлы, җитез егетнең сугыш башлану белән фронтка китүе, Ленинград камалышында катнашуы, дошман белән күгә-күз очрашып, 12 немецны кулга алуы турында сөйләде, балаларга гаилә архивында сакланган документларны күрсәтте.

Сугыштагы батырлыклары өчен Хәбиб Кашапов икенче, өченче дәрәҗә Дан ордены, "Кызыл йолдыз" ордены,ике "Батырлык өчен" медале, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Ленинград оборонасы өчен" медальләре һәм баш командующийдан уннан артык рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамлангач, исән-сау авылга кайтып, калган гомерен игенчелеккә багышлый. Намуслы һәм сыйфатлы хезмәте өчен Кәшиф абыйга Татарсанның атказанган аграномы исеме бирәләр.

Чара ахырында укучыла сугыш ветераннарына  багышлап ясалган альбомны карадылар