Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Яңа китап сезгә килә"

Һәр китап укучыны яңа китап белән таныштыру максатыннан,  Татар Томбарлы авыл китапханәсе китапларны өйгә илтеп бирү зшен дәвам итә.

8-нче февраль көнне китапханәче Эльвира Хәкимовна сәламәтлекләре чикле китап укучыларына яңа китаплар белән таныштырды.

"Сөмебикә", "Чаян", "Казан утлары" журналларының яңа саннарын укырга тәкьдим итте.

 Дилә Латыйпованың "Мәк чәчәге", Сания Галиуллинаның "Мәдинәм гөлкәем" китапларын халык тиз арада яратып өлгерде.Һәр яңа китапны  укырга яратучылар көтеп ала, кулдан-кулга йөртеп укыйлар.