Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Туган телдә сөйләшәм" бәйрәм

21 февраль- халыкара туган тел көне!

Бу уңайдан, 20-нче февраль көнне "Миләүшә" балалар бакчасында "Туган телдә сөйләшәм" исемле туган тел көненә багышланган  бәйрәм үткәрелде.

Чараның максаты балаларда кече яшьтән туган телгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү. Туган як, татар теле турында белемнәрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү.

Китапханәче балалар белән туган тел турында әңгәмә алып барды, балаларны «Шигьри әлифба» китабы белән таныштырды.

Сөйләм телен үстерү өстендә эшләде: сораулар бирде, методик карточкалар аша дөрес җавап бирергә өйрәтте.

Чара барышында балалар “Өч кыз” исемле татар халык әкияте белән таныштылар. Укыган әкият буенча китапханәче әңгәмә үткәрде.

“Түбәтәй” уены балалрга бик ошады. Уен барышында һәркемнең түбәтәй киеп карасы килде, музыка туктагач, түбәтәйле бала үз һөнәрен күрсәтте(шигырь, әкият  сөйләү, бию, әтәч булып кычкыру һәм башкалар)

Чара өстәл артында төрле әкиятләрдән ясалган пазла җыю белән тәмамланды.