“Татарның моңлы Илһамы” әдәби-музыкаль кичә
15-нче февраль - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның тууына 90 ел.!
Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Татарның моңлы Илһамы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Чара Илһам Шакировның моңлы, дәртле җырларын тыңлаудан башланып ките.
Китапханәче китап укучыланы яраткан мәшһүр артистның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
Китапханәдә Илһам Шакировка багышланган тематик күргәзмә эшләде.Кунаклар артистка багышланган китаплар, журнал битендәге язмалар белән таныштылар.
Чара Илһам Шакировның яратып җырлый торган "Караурман" җыры белән тәмамланды.