"Зирәклек дәресләре"
Татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 5-нче сыйныф укучылары белән "Зирәклек дәресләре" дип исемләнгән әхләк сәгате үткәрелде.
Китапханәче укучыларны гыйлем иясенең тормышы, бай эчтәлекле иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
К. Насыйри вакытын дөрес итеп бүлә белгән, көч-куәтен кулланып акыл эшләрен кул эше белән аралаштырып яшәгән бөек шәхес.
Чара барышында К.Насыйриның тәрбияви мәкалләре,” Кырык бакча” җыетыгыннан кыска хикәятләре укылды, укыган буенча әңгәмә үткәрелде.