Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

“Куркынычсыз интернет челтәренә сәяхәт” мәгьлүмат сәгате

6-нче февраль көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Куркынычсыз интернет челтәренә сәяхәт” исемле мәгьлүмат сәгате үткәрелде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

Чара укучыларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү, заманча мохиттә үз-үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырылды.

 Китапханәче укучылар белән компьютер бәйлелеге турында әңгәмә үткәрде, укучыларның уй-фикерләрен барлап, сораулар ярдәмендә телдән сораштыру уздырды.

Чара ахырында алган мәгьлүматләрне төрле биремнәр, уеннар  аша тикшереп карадылар.