Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Татарстан республикасы тыл геройлары” китабын тәкъдим итү кичәсе

25 нче гыйнвар көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Татарстан республикасы тыл геройлары” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.Чарага авылыбызның өлкән яшьтәге китап укучылары чакырылды.
 
Чара башында китапханәче кунакларны 2025 елга игълан ителгән зур даталар белән таныштырды: 
- Баулы районы оешуының 95 еллыгы
- Татарстанда Ватанны саклаучылар елы
- Россиядә Бөек Вактан Сугышының 80 еллыгы 
 
“Татарстан республикасы тыл геройлары” китабы белән танышканнан соң, үзебезнең авылдашларның фамилияләрен дә табып укыдык.. Аларның кайберләре әлеге вакытта да исән-сау авылда гомер кичерәләр. Шуларның берсе, тыл герое  - Шәрәпова Фәхриҗамал апа , ТАССРның атказанган укытучысы, бу елны 102 яше тутыра.
 
Чара авыл тарихын, аның кешеләрен  барлау, альбомнарга. күзәтү ясау  белән дәвам итте. .
Кичә җылы мохитта хатирәләргә уралып бик матур тәмамланды.